Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике атна үзизоляциядә булганнан соң, коронавирус авыруын тапканнар

Табиблар Япониянең көнчыгышында Канагава префектурасында 30 яшьлек хатын-кызда кабат коронавирус йоктыруын ачыклаганнар, ул моңа кадәр ике атнага изоляцияләнгән булган инде.

Беренче тапкыр японка 13 апрельдә коронавируска тест биргән, ул уңай булып чыккан. Хатын-кыз ике атна вакытын өйдә үткәрә, авыру симптомнары үтә. Әмма карантин тәмамлангач, аның хәле начарлана. Коронавирус инфекциясенә тест кабат уңай булып чыга.

"Булган хәл пациентның хәленә карап, карантинны ике атнадан артыккарак вакытка озайтырга кирәклеге турында искәртә", - дип китерә телеканал эксперты комментарийларда.

17 апрельдән 6 майга кадәр бөтен Япония территориясендә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Гадәттән тыш хәл режимын 6 июньгә кадәр озайту планлаштырыла. Япониядә коронавирус белән зарарланганнарның гомуми саны 15,5 меңнән артып китте, 530 кеше үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев