Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игьтибар: йөз миллион кешенең йортлары су астында калу куркынычы бар

Экспертлар исәпләп чыгарганча, якындагы өч дистә елда климат үзгәрү сәбәпле, диңгез дәрәҗәсе шулкадәр күтәрелергә мөмкин ки, берничә йөз миллион кеше йортын ташлап китәргә мәҗбүр булачак.

Дөньядагы 1 млрд.ка якын кеше хәзер диңгез дәрәҗәсеннән 10 метрга артык булмаган районнарда яши.
Экспертлар атмосферага парник газлары бүленеп чыгаруны киметү өчен кичекмәстән чаралар күргән очракта да, XXI гасыр ахырына Дөнья океаны дәрәҗәсе якынча 50 см га күтәреләчәк, дип яза (XX гасырда-11-16 сантиметр). Кайбер очракта ул 2 метрга күтәрелергә мөмкин, бу йөзләгән миллион кеше яши торган зур территорияләрне су басуга китерәчәк. 

Галимнәр исәпләп чыгарганча, 300 млн.га якын кеше яши торган районнар 2050 елга яр буендагы уртача еллык ташкын дәрәҗәсеннән түбәнрәк булачак. Бу аларга елга бер тапкыр да ким дигәндә иң көчле су басу куркынычы яный дигән сүз. Шул ук фараз буенча, 200 млн кеше яшәгән 2100 елга территорияләр диңгез дәрәҗәсеннән түбән булырга мөмкин, бу әлеге җирләрне яшәү өчен яраксыз итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев