Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар: юлда өлкәннәр!

Автомобиль юллары хәзерге вакытта барыбыз өчен дә куркыныч, әмма өлкән кешеләр өчен аеруча. Ни өчен? Бу сорауга аңлатманы «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова бирә.

– Зөлфия Вазыйховна, ни өчен өлкән яшьтәге кешеләр юлларда югалып кала һәм еш кына шул сәбәпле фаҗигаләр чыгуга китерергә мөмкин?
– Кешенең яше барган саен аның ишетү һәм күрү сәләте дә начарая. Шуңа күрә, олы яшьтәгеләр якынлашып килә торган транспортны күрмәскә һәм ишетмәскә мөмкин. Күз хрусталигындагы үзгәрешләр кырыйдан күрүне начарайта. Өлкәннәр уң яки сул якта ни булганын бөтенләй күрми. Шуңа да инде кырыйдан килгән автомобильне чамаламаска һәм ара ераклыгын билгели алмаска мөмкиннәр. Яшь олыгая барган саен баш миендә барлыкка килгән үзгәрешләр кешенең реакциясе тизлеген киметә. Еш кына олы яшьтәгеләр үзләренең физик мөмкинлекләрен чамалый алмый, хата ясый һәм юл-транспорт фаҗигасенә юлыга. Алар еллап түгел, көнләп үзгәрә торган заман шартларына кыенлык белән яраклаша һәм техник яңалыклар артыннан өлгерә алмый.

– Өлкәннәргә юлларда катлаулы хәлләргә дучар булмас өчен нишләргә?
– Моның өчен гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Әйтик, юлны җәяүлеләр өчен каралган урыннардан, җир асты юлларыннан яки светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәк. Җәяүлеләр чыга торган юлга якынлашканда адымны тизләтмичә, ашыкмыйча чыгуың хәерле. Шул ук вакытта транспорт хәрә кәтенә дә игътибарлы булу кирәк. Каршы якта туктаган автобуска яки троллейбуска йөгереп барырга ярамый. Икенчесен көтүең күпкә отышлырак булыр. Шулай ук караңгы вакытта киемгә уткайтаргыч элементлар тагарга киңәш ителә. ашыкмыйча тротуарлардан гына йөрергә һәм барасы җиреңә алданрак чыгарга кирәк. Әгәр дә менә шушы киңәшләр үтәлсә, гадәттән тыш хәлләр кимер иде.

– Өлкәннәр куркынычсызлыгыннан чыгып, автомобильчеләргә нинди киңәшләр җиткерер идегез?
– Олы яшьтәгеләр еш кына юлда бик игътибарсыз була, алар якынлашып килгән автомобиль сигналын ишетүгә югалып калырга һәм юлдан кире якка борылырга мөмкин. Менә шуңа күрә автомобильчеләргә өлкән буын үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Кеше яктылык сигналына караганда автомобильнең тавыш сигналын биш-җиде тапкыр тизрәк кабул итә. Әмма алар, гадәттә, начар ишетә. Нәтиҗәдә тавыш сигналын ишетмәскә мөмкиннәр, шуңа күрә юлда өлкән кешене күрсәгез, тизлекне киметергә, яисә тормозга басарга кирәк. Җәяүлеләр чыга торган урынга якынлашканда, һичшиксез, тизлекне киметергә һәм җәяүлеләрнең барысының да юлдан чыгып беткәнен көтәргә тырышыгыз. Мондый урыннарны балалар һәм өлкәннәр юлның иң куркынычсыз урыны дип санаса да, статистика буенча, анда җәяүлеләрне күбрәк бәрдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев