Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар! Намаз вакыты үзгәрә

Бу географик үзенчәлекләр белән бәйле рәвештә эшләнелә.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Татарстанда ел саен, май аеннан башлап (Казан өчен 5 майдан 6 майга каршы төндә) һәм август башына кадәр намаз вакыты үзгәрүен хәбәр итә. Бу географик үзенчәлекләр белән бәйле рәвештә эшләнелә.

Кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылган. Моның өчен алар атаклы галим, имам Шиһабетдин Мәрҗани фикеренә таянганнар. Ул без яшәгән төбәктә югарыда телгә алынган айлар өчен ястү һәм иртәнге намаз вакытларын исәпләгәндә әлеге намаз вакытлары чын-чынлап керә торган җирлеккә карап исәпләү кирәклеге турында әйткән. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46-нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.

4 майдан 5 майга каршы төндә Казанда иртәнге намаз 23:55 сәгатьтә керә, ә 5 май көнне, кояш баю белән, чын төн юк. Санау юлы белән исәпли башлау элекке көн вакыты белән чагыштырганда шактый аерма китереп чыгара. 4нче майда ястү намазы — 21:59 сәгатьтә, 5нче майда — 20:59 сәгатьтә булачак.

Май аена намаз вакытын биредә белә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев