Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игелек кылу бурыч түгел, ә савап

Язмамны бөек акыл иясе Заратустраның игелек турында язган сүзләре белән башлыйсым килә: «Башкаларга игелек кылу ул бурыч түгел, ә синең сәламәтлегеңне яхшыртучы һәм бәхетеңне арттыручы савап кына», – дигән ул.

Авылдашыбыз Фәрит   Зыятдинов та әнә шундый игелек кылып, ярдәмгә мохтаҗларны сөендереп, җанына рәхәтлек, тынычлык ала торганнардан. Берничә ел инде ул,бер генә мәртәбә дә түгел , изге гамәлләре белән хөрмәт казанды. Иң беренче теләге аның әти-әнисенең туган авылы Мулла Илендә яңа мәчет бинасын салу иде, сүзендә торды: авыл күрке булган иман йорты яшен-картын үзенә чакырып тора хәзер. Чишмә йортыбызны да курчак өе шикелле, җыйнак, матур итеп төзетеп куючы ул булды. Тагын бик зур изге эшкә алынды, аның җитәкчелегендә менә икенче ел инде мәңгелек йортыбызны тәртипкә салу, ягъни, корыган агач-куралардан чистарту, печәнен чабу кебек эшләр башкарыла. Авыл җирендә уза торган бер генә бәйрәм чаралары да Фәрит Ярхәм улының мәтди ярдәменнән башка узмый. Җитәкчеләр дә бервакытта да каршы килмәгәнен белгәнгә күрә, ярдәм сорап, иң беренче аңа мөрәҗәгать итә. Фәрит Зыятдинов гади авыл егетеннән бүгенге уңышларына үзенең тырышлыгы белән иреште, тормышын да ислам дине буенча яшәү рәвешенә үзгәртте. Ә Ислам бары тик яхшылыкка, игелеккә өндәүче дин ул! Әле күптән түгел генә узган балалар бәйрәменә матди ярдәм сорап, үземә дә аның белән очрашырга туры килде. Чын ир-­егетләрчә, хатын-кызга ихтирам күрсәтеп, кырык эшен ташлап булса да тыңлап, артык төпченеп, сораулар да биреп тормыйча, шундук 3000 сум акча чыгарып та бирде. Бу минутларда ничек шатланганымны белсәгез ышаныч белдергәне, теләктәшлеге өчен, нинди генә рәхмәтләр әйтим, дигәч, елмаеп кына «Иншаллаһ», диде. Күрәм, аның да игелек кылуыннан күңел тынычлыгы алып, күзләре нурланды, Аллаһның рәхмәте булсын Фәрит Ярхәм улы шикелле игелек кылучыларга! Бәйрәм бик матур, күңелле узды, балаларны сөендергән бүләкләр дә, призлар да, тәм-томнар тулы өстәлләр дә, болар барысы да юмарт, игелекле авылдашларыбыз исәбеннән булды. Яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтса иде!

Роза Ягудина.
Норлат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев