Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишегалдым – гөлбакча

Шәһәрнең матурлыгын төзек һәм чиста урамнар гына түгел, ә ишегаллары да күрсәтә. Ишегаллары һәр йортның һәм анда яшәүчеләрнең көзгесе ул. -Төзекләндерү буенча айлык барган вакытта ишегалларын тиешенчә чистартуга 750ләп кеше җәлеп ителде, - дип сөйли торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Хәзер куаклыкларны кисү, үләннәрне чабу эшләре алып барыла....

Шәһәрнең матурлыгын төзек һәм чиста урамнар гына түгел, ә ишегаллары да күрсәтә. Ишегаллары һәр йортның һәм анда яшәүчеләрнең көзгесе ул.

-Төзекләндерү буенча айлык барган вакытта ишегалларын тиешенчә чистартуга 750ләп кеше җәлеп ителде, - дип сөйли торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Хәзер куаклыкларны кисү, үләннәрне чабу эшләре алып барыла. Үзләренең ишегалларында чәчәкләр, агачлар утыртырга, клумбалар ясарга теләгән яшәүчеләргә безнең хезмәткәрләр ярдәм күрсәтергә әзер. Әмма, кызганычка, андый активистлар гына бик аз була. Былтыр, мәсәлән, 10 клумба ясау өчен шәһәр бюджетыннан 1млн. сум акча бүленеп бирелде. Ә андый объектларны чынбарлыкта тоту бәясе 3 млн.сумнан артып китә. Бу экспериментны без быел да кулланырга уйлыйбыз. Узган елгы объектларны "Торак комплексы" ширкәте тотса, яңаларын ясау өчен бюджеттан өстәмә 1 млн.сум акча бүлеп бирелде. Конкурс үткәреп, подрядчыны билгеләдек һәм ул эшкә тотынды да инде.

Әлфия Зыякаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев