Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ифтарлар безне берләштерә

Яшел Үзәндә ифтар мәҗлесе узды һәм анда сиксәнгә якын мөселман катнашты.

Җиһанда бөек, айларның солтаны булган Рамазан хакимлек итә. Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, бердәмлеккә дә зур адым ул.

Аллаһка шөкер, быелгы Рамазанда ифтарлар уздыруга рөхсәт бар. Былтыр пандемия аркасында мөселманнар шул бәхеттән дә мәхрүм калган иде. Барың бергә җыелып, коръәннәр, вәгазьләр укып, авыз ачулар безне туганлаштыра һәм динебезне дә күтәрә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәр кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла», диелгән. Шулай итеп, авыз ачтыруның мәгънәсе бик тирәндә ята.

26 апрельдә Яшел Үзән «Җәмигъ» мәчете янындагы хәләл ризыклар кафесында мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе уздырылу – шул юмартлыкның бер дәлиле. Ифтар белән яшел үзәнлеләрне бик тә ярдәмчел, җылы куллы, из ге җанлы, барыбызга да бик яхшы таныш булган эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин сыйлады. Сигез дистә кешегә исәпләнгән табын сый-нигъмәттән сыгылып торды.

Мәҗлесне Яшел Үзән муниципаль район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укып ачып җибәрде, ифтарга җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде. Мондый үтемле вәгазьләр, әлбәттә инде, һәр мөселманда нык тәэсир калдыра. Аннан соң, барчасы бергә җыелып ахшам намазын укуы да рәхәтлек бирә. Тәмле ризыклар белән авыз ачкан дин кардәшләрнең болардан, һичшиксез, бик тә күңеле булды. Барысы да үз дәрәҗәсендә әзерләнгән, ыгы-зыгысыз оештырылган иде бу чара. Җылы мохиттә узган ифтар ашы бергәләп дога кылу белән тәмамланды.

Яшел Үзән мөселманнары бу гомуми ифтардан рухи азык та, зур канәгатьләнү дә алды, уздыручыларына рәхмәте иксез-чиксез булды. Шул нисбәттән, аны уздыруга матди ярдәм күрсәткән Әнвәр Миңнуллинга, оештыручылар – мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Фәрзәнә Хәлиуллина һәм аның урынбасары Тәнзилә Әхмәтҗановага, аш-суын әзерләүчеләргә, шулай ук анда катнашкан һәр мөслим-мөслимәгә Аллаһ Тә га лә ризалыгы белән җан ты ныч лыгы, күңел байлыгы, бә рәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге насыйп булсын, тоткан уразалары кабул булсын! Киләчәктә дә шулай ифтарларда, изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев