Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ифтар ул, ашау-эчү генә түгел, мәгънәсе тирәндә

Рамазан – изге ай.

Бу айда һәр мөселман кешесе игелекләр кылып калырга тырыша, чөнки Аллаһ Тәгалә бу вакытта үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә.
Рамазан аеның изге һәм аерылгысыз бер гамәле булып ифтар тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шул кардәшенең савабын үзенә алачак. Әмма шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк», – дигән. Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр савабын алачаксың, дигән сүз. Шундый фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда.
Безнең Яшел Үзән шәһәре һәм авыллары мәчетләрендә дә бу көннәрдә ифтар мәҗлесләренең бик күп оештырылуы турында Яшел Үзән мөслимәләре җәмгыяте рәисе Фәрзәнә Хәлиуллина сөйли. «Шунысы бик сөенечле, быелгы рамазанда яшьләр бик активлык күрсәтә, берничә гаилә яисә кеше җыелышып уздыралар, саваплы гамәл кылып калыр га тырышалар. Былтыр, пандемия аркасында тыелулар булса да, быел инде җанлылык нык сизелә. Берәүнең дә читтә каласы килми. Мәчетләребездә, мәдрәсәдә дә көн саен мәҗлесләр бара, чиратлашып җые лалар. Мөселман кардәшләребез бергә догалар кыла, вәгазьләр укыла. Ә сый-хөрмәтнең муллыгы турында әйтеп тә торасы юк.
Мөслимәләр бигрәк тә районыбыз халкына яхшы таныш булган хәйрияче Әнвәр Миңнуллинга рәхмәтле булып кала. «Ул безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән кешедер инде. Бер чарадан да читтә калмый. Коръән укучылар бәйгеләренә дә булыша. Менә бу көннәрдә Әнвәр Миңнуллин мәчет кафесында ифтар мәҗлесе уздырып, аңа бик күп дин кардәшләребез җыелды. Ул мондый мәҗлесләрне бер елда да уздырмыйча калганы юк. Аллаһ Тәгалә кылган изгелекләре өчен аңа әҗер-савапларын бирсен. Бик игелекле, ярдәмчел кеше. Шундый мөселман кардәшләребез үрнәге динебезнең күркәмлеген күрсәтә», – ди Фәрзәнә ханым.
Ә без, ифтарларга җыелып, хәзрәтләребезнең вәгазьләрен тыңлап тәрбияләнәбез дә бит әле. Гомумән, ул мәҗлесләр мөселманнарны берләштерә, туганлаштыра һәм алай гына да түгел, белемнәрен дә арттыра. Рамазан аенда Аллаһ Тәгалә безгә динебезнең әхлагын җиткерергә күркәм мөмкинлек тудыра. Ифтар мәҗлесләре моны тиешенчә эшләргә ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев