Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идән астыннан исерткеч эчемлек сатучы турында хәбәр итсәң, 50 мең бирәчәкләр

Татарстанлыларга исерткеч эчемлекләрне идән астыннан сатып ятучы һәм җитештерүчеләр турында мәгълүмат биргән өчен 50 мең сум түлиячәкләр

Гражданнар бу акчалата бүләкне җинаять эше кузгатылганнан соң гына ала алачак. 
Татарстанда алкоголь продукциясе җитештерү буенча яшерен цехлар турында мәгълүмат өчен 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде. 

«Быел республика Хөкүмәте ярдәмендә гражданнарга алкоголь продукциясен җитештерүнең 50 мең күләмендә яшерен цехлары турындагы мәгълүмат өчен түләү кертергә телибез, әмма алар җинаять эше кузгатылганнан соң гына түләнәчәк», - диде спикер. 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, узган ел кайнар линия телефоны аша 85 мөрәҗәгать кергән, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев