Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иделгә таянган отар

Васильево бистәсенең Идел ярында урнашкан булуы аңа яңа күтәрелеш бирергә мөмкин. Идел буенда булган тарихи вакыйгалар белән кызыксынучылар һәм сәяхәтчеләр өчен иң уңайлы урын ул. «Казан-Раифа-Васильево-Свияжск ут­равы» туристлар маршрутын булдырганда, бистәнең яр буйларын төзекләндереп, анда заманча матур биналар корырга һәм пристань да төзергә кирәк булачак. Васильевоның киләчәген Идел белән бәйләгәндә...

Васильево бистәсенең Идел ярында урнашкан булуы аңа яңа күтәрелеш бирергә мөмкин. Идел буенда булган тарихи вакыйгалар белән кызыксынучылар һәм сәяхәтчеләр өчен иң уңайлы урын ул.
«Казан-Раифа-Васильево-Свияжск ут­равы» туристлар маршрутын булдырганда, бистәнең яр буйларын төзекләндереп, анда заманча матур биналар корырга һәм пристань да төзергә кирәк булачак.
Васильевоның киләчәген Идел белән бәйләгәндә өметле булачагы турында бистә башлыгы Олег Антонов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде. Шулай ук бистәдәге Васильево урман комбинаты, «Маяк» предприятиесе, «СМУ» җәмгыяте һәм Васильево подстанциясенең дә инвесторлар өчен кызыклы мөмкинлекләре бар. Инженерлык челтәрләре булган бу хуҗалыкларда кече һәм урта эшмәкәрлекне торгызырга нигез бар.

Ильяс САЛИХҖАН язмасының тулы вариантын газетабызның 46нчы (27 июнь,2014) саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев