Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идел-Кама тыюлыгы дендрариясенең хәзер үз QR - коды бар

Идел-Кама дәүләт тыюлыгы республиканың берьюлы ике районы – Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында урнашкан.

Дендария коллекциясендә Төньяк Америка, Европа һәм Азиянең уртача киңлекләреннән 580нән артык төр үсемлек исәпләнә. Төрләрнең күп өлешен экологик сукмактан карарга мөмкин.

300гә якын агач һәм куак өчен QR-кодлы яңа төр табличкалар эшләнде. QR-код буенча тыюлыкның рәсми сайтында үсемлекләрнең электрон каталогына керергә мөмкин. Анда һәр агач һәм куак турында тулы мәгълүмат: үсемлекне тасвирлау, утырту елы һәм төрле сезоннарда фотосурәтләр бар.

Яңа табличкалар килүчеләргә, бакчада үзе өчен уңайлы темпта йөреп, тулы күләмдә дендрарийның уникаль коллекциясе белән танышырга ярдәм итә.

Үсемлекләр өчен табличкаларның яңа төрләрен эшләү һәм әзерләү «Дөнья тирәли һәм гасыр аша 1000 адым» дендрариясенең экологик сукмагын оптимальләштерү проектының бер этабы булып тора. Әлеге проект «Матур дөньяда матур балалар» @detipriroda хәйрия фондының ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев