Идел аша чыкканда боз астына киткән
Волжскида яшәүче 27 яшьлек кешенең Идел аша боздан чыгуы уңышлы тәмамланмаган. Бу хакта Марий авария-коткару хезмәте матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл буенча Баш идарәсе оператив мәгълүматы буенча, 28 февральдә 16:00 сәгатьтә яшь кеше Идел елгасын кичкән. Бер мизгелдә боз чатнап китә һәм ир суга төшеп китә. Бәхеткә мөстәкыйль рәвештә чыга ала һәм бу хәл турында коткаручыларга хәбәр итә. Соңрак зыян күрүче яңадан шалтыратып аңа башка ярдәм кирәкмәве турында хәбәр җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев