Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиде яшьлек кыз өстенә агач төшеп үтергән

Әстерханда җиде яшьлек кыз өстенә агач төшеп үтергән

Әстерханда балалар мәйданчыгына тополь агачы ауганнан соң җиде яшьлек кыз һәлак була. Агач 30 апрель көнне Куликов урамындагы 73нче йорт ишегалдында кыз өстенә төшә. Баланы реанимациягә алып китәләр, ләкин табиблар аны коткара алмый. РФ ҖК 109 маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (саксызлык аркасында үлемгә китерү).

Хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен билгели. Элегрәк, 21 апрельдә, Красногорскта агач ябалдашы балалар мәйданчыгына төшкәннән соң, ике яшьлек кыз ачык баш мие җәрәхәте белән хастаханәгә озатылган. Соңрак аның үлгәнлеге билгеле була.

Инцидент факты буенча «ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев