Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иблисчеләр дисәң яхшырак булмыймы?

Күпләрнең дөньякүләм шоу-бизнеста кайсыбер танылган җырчылар тарафыннан ниндидер аңлашылмас билгеләр һәм сәер ишарәләр күргәне бар.

Мисал өчен, Мадонна, Рианна, Леди Гага, бездән Винтаж һәм Ленинград группалары, Филипп Киркоров, Егор Крид, Элджей һәм Ольга Бузова кебек кешеләр җырларында һәм клипларында шайтанга турыдан-туры яки яшерелгән рәвештә мәдхия (мактау) һәм үзенчә рәхмәт әйтәләр, жестлары белән сатанизм элементларын күрсәтәләр. Гаҗәп түгел, әлеге үк кешеләр күбесе клипларында фәхешлекне, наркотикларны һәм үз-үзеңә кул салуны алга сөрү белән шөгыльләнә. Аларга ясалма пиар көчле алып барыла. Очраклы хәлме? Уйламыйм.

Кызганыч, әлеге намуссыз кешеләрне күреп кайсыбер яшьләр үзләре дә аңламастан аларның жестларын кабатлый, бармаклар белән ишарәләр ясап фотоларга төшә. Ә мәгънәләрен һәм куркыныч нәтиҗәсен белеп бетермиләр. Ә шайтанчыларга шул гына кирәк, аларның начар идеялары тарала. 

"Җанын шайтанга саткан" дип әйтәләр, әлеге яман күренеш хак. Шайтанчылар, Иблискә табынучылар дөньяда бар. Аңа "яшерен рәвештә бала үтереп корбан китерү" йолалары билгеле. 

"Дөреслектә, шайтан - сезнең ачык дошманыгыз". Коръән, 35:6. 

P.S. Аллаһ сакласын шайтанчыларның татар эстрадасына да үтеп керүеннән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев