Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиһазны кибеткә кире кайтарып буламы?

Сатып алынган җиһазны кибеткә кире кайтарып булуын бик азлар гына белә.

Газета укучыбыз шундый сорау белән мөрәҗәгать итә. Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова бирә.

Хокукый җайга салу
Җиһазны кире кайтару хокукы «Кулланучылар хокукын яклау турында» РФ Законы белән каралган. Әлеге нормалар сатып алучының килешүне өзүгә хокукын күздә тота, әмма җиһазның барлык предметлары да кире кайтарылырга тиеш түгел.
РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55нче карары нигезендә, кибеткә җиһаз гарнитурын һәм җиһаз комплектын кире кайтарып булмый. Сатучы мебель кабул итүдән баш тартырга хокуклы. Әмма әлеге карар аерым җиһазларга кагылмый. Мәсәлән, кулланучының шкаф, диван, кәнәфине кире кайтарырга хокукы бар.

Сыйфатлы җиһазны кире кайтару яки алыштыру шартлары

  • товарның билгеләнеше буенча кулланылмавы;
  • товарда ярлык һәм пломбаларның саклануы;
  • сатып алучыда товар чегы булу;
  • сатып алганнан соң 2 атнадан артык вакыт узмау;
  • товарның җиһаз гарнитуры комп лектына кермәве.


Нәрсә таләп итәргә була:

  • товарны алыштыруны;
  • акчасын кире кайтаруны.

Сыйфатсыз җиһазны кире кайтару яки алыштыру
Сатып алынган җи һаз сыйфатсыз булса, сатып алучы аны гарантия срогы чикләрендә, сатучыга алдан язмача дәгъ ва юллап, кире кайтарырга хокуклы. Килешү буенча, әгәр анда башкасы күрсәтелмәгән булса, гарантия срогы 2 ел тәшкил итә.

Бу очракта сатып алучы таләп итә ала:

  • җиһазны шундый ук товарга алмаштыруны;
  • бәясен киметүне;
  • сатучы хисабына ремонтлауны;
  • мөстәкыйль рәвештә ремонтлап, чыгымнарны каплауны;
  • җиһазны сатучыга кире кайтаруны.

Сатып алганнан соң 2 атнадан артык вакыт узмаса, сыйфатсыз җиһазны кире кайтару процедурасы,сыйфатлы товарны кайтарган кебек гадиләштерелгән тәртиптә уза. Сатып алганнан соң 2 атнадан артык вакыт узган очракта, җиһаз экспертизага җибәрелергә һәм ремонтланырга тиеш булачак. 45 көн дәвамында җитешсезлекләрне бетерү мөмкин булмаган очракта, сатучы түләнгән акчаны кире кайтарырга яки җиһазны яңасына алыштырырга тиеш.

Шәхси заказ буенча ясалган җиһазны кире кайтару
Шәхси заказ буенча эшләнгән җиһазны түбәндәге очракларда кире кайтарырга мөмкин:

  • тышлау төсе килешүдә билгеләнгән шартларга туры килмәсә;
  • сатып алучыга тулы булмаган комплект тапшырылса;
  • алып кайту белән яки гарантия срогы вакытында товарда брак табылса;
  • җиһазның размеры килешүдә билгеләнгән шартларга туры килмәсә;
  • килешүдә билгеләнгән сроклар үтәлмәсә.

Бу очракта сатып алучы таләп итә ала:

  • җиһазны алмаштыруны;
  • бәясен киметүне;
  • сатучы хисабына ремонтлауны;
  • мөстәкыйль рәвештә ремонтлап, чыгымнарны сатучыдан кап латуны;
  • җиһазны сатучыга кире кайтаруны.

Сатучы дәгъваны караудан баш тартса яки тискәре карар чыгарса, сатып алучы судка дәгъва гаризасы язып, килешүне өзәргә һәм акчаны кире кайтарырга хокуклы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев