Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иҗат үзәгендә "Яшел лабиринт" экологик уен марафоны узды

Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 10 команда катнашты.



Марафон вакытында балалар берничә сынау уздылар: эзләре буенча җәнлекләрне билгеләделәр, Кызыл китап буенча белемнәрен тикшерделәр, шытып кына чыккан үсентеләр буенча үсемлекләрне атадылар, шулай ук үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәттеләр.

Марафонның махсус кунагы Татарстан Республикасы урман саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова булды. Ул балалар белән сынауларның берсен үткәрде.

Уен нәтиҗәләре буенча лидерлар билгеләнде:
- 7нче мәктәп һәм 10нчы гимназия
- 1нче лицей
- 4нче мәктәп


5нче гимназия, 9нчы лицей, 14нче лицей, 2нче Васильево мәктәбе, 3нче Васильево мәктәбе, Свияжск урта мәктәбе катнашучылар дипломнарын алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев