Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмергә алкаш үги әти белән яшәү ничек (редакциягә килгән хат)

Телевизордан исерек үги әтисе кыйнаган малай турында ниндидер тапшыру күзгә чалынды да, үземнең аның яшьтәге вакытым кабат күз алдымнан узды.

Алкоголь безнең илдә күпчелек кешенең аерылгысыз яшәешенә әверелде. Теләсә нинди бәйрәм табынында әбизәтелне аракы яки башка алкогольле эчемлек булырга тиеш. Стресс, арыганлык, апатия, теләсә нинди проблема безнең халыкта сыра яки аннан да «катырак» эчемлек ярдәмендә онытыла. Беркем гаеп тә итми сыман. Акыл чикләрен узмаганда. Бераз һәм культурный гына эчү тыелмый. Әмма, тәмам төпкә төшкән алкоголик­лар булган гаиләләрне күз алдына китерегез.

Менә мин нәкъ менә шундый гаиләдән. Бу хәлләр унбиш еллар элек, әле минем яшь һәм чибәр әнием үзенең гомерлек яңа мәхәббәтен тапкач башланды. Шул рәвешле мин үги әтиле булдым. Беренче вакытларда барысы да яхшы иде. Ярар, очрашкач берәр шешә сыра эчә иделәр инде. Аннары шул ук сыра белән компанияләре өйдә җыйнала башлады. Анда да нормально иде әле, күңелле, җәнҗалларсыз һәм сугышуларсыз. Бер вакытка кадәр.

Үги атамның айнымыйча эчүен беренче тапкыр әни энекәшемне тапкач күрдем. Хәсрәт-әти өйгә көчкә аякларында кайтып керде һәм: «Минем улыммм бар!» – диде. Соң, ярар, бәби тәпие юган, кем белән булмас андый хәл шатлыктан?! Әмма ул әле аны тагын атнадан артык юды. Әнине бала тудыру йортыннан миңа барып алырга туры килде. Ул вакытта тугызынчы сыйныфта укый идем.

Әни өйгә кайткач, ул эчүдән туктады. Бер ел узгач, салмак кына һәм сиздерми генә көн саен сала башлады. Алдан эштән соң бер шешә сыра. Аннары литр, литр ярым, ике ярым... Берүзенә. Ну, эчәме, эчә инде, ял итә кеше. Беркемнең анда эше юк.

Эчкәннән соң агрессив була башлаганчы бу шулай дәвам итте. Салмыш хәлендә, кайнар түгел, ә җылы аш биргән яки аңа «алай карамаган» өчен дә тавыш куптара ала иде. Кычкырынып кына калмыйча, әни белән миңа йодрыклары белән дә ташланырга күп уйлап тормады. Ә иң куркынычы, шундый кичләрнең берсендә, ике яшьлек энекәшемнең әтисеннән нидер сорарга маташканда булды. Бала игътибарны үзенә алыр өчен әтисенең свитер җиңен тартты. Ә тегесе, улының ни теләвен сорыйсы урынга, аны бар көченә этеп җибәрде. Энем газ миченә барып сыланды, хәсрәт-әти, тынычландырыгыз шуны берегез, дип, тагын эчәргә ябышты.

Шулай дәвам итте. Ул әледән-әле әнигә ташлана, тик әни дә зур гәүдәле хатын, берсендә үзен тотып тукмады. Тегесенең исерек мие әнигә полиция чакыртудан да акыллырак нәрсә уйлап таба алмады. Наряд килде һәм, әлбәттә инде, кулына кечкенә баласын күтәргән хатын белән мөгезләрендә басып торган ирне күреп, үзләренчә дөрес нәтиҗә ясады. Үги әтине унбиш тәүлеккә алып киттеләр.

Бу очрак бер айга ярдәм итте. Өйгә кайткач, беренче атнада бөтенләй спиртлы эчемлекне авызына да капмады, ә аннары үзен белештермәслек дәрәҗәгә җиткәнче эчмәскә өйрәнде. Тиздән барысы да яңадан башланды. Өйдә җәнҗал һәм инде әнигә түгел, ә миңа ташланырга маташулар. Бер тапкыр ул…

Хатның дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 38нче санында укырга мөмкин.


Гүзәл исемле райондашыгыз булам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев