Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшим диеп үз-үземә сүз бирдем!»

Көненә ничәмә-ничә авыру белән очрашырга, төрле хәлләрне чишәргә туры килсә дә, җыйнак кына ак халатын киеп куйган ханымның йөзендә һәрвакыт елмаю булыр.

Ул һәркем белән сабыр гына сөйләшеп, аңлатып, авыруларның күңеленә юл таба белгән олы йөрәкле белгеч һәм шәфкать туташларының үрнәк өлгесе дияр идем. Йөрәгендә ут-ялкын дөрләп янса да, үз борчуын башкаларга сиздермәс, киресенчә, хәлләрен җиңеләйтү өчен тырышыр. Сүзем шәһәребезнең 4нче поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Альбина Тәминдар кызы Мусина турында.
Альбина Татар Танае авылының күп балалалы гаиләсендә туа, әмма әти-әнисе Әминә белән Тәминдар, алты бала – биш ул һәм бер кызларын ятим итеп, бик яшьли гүр иясе булалар. Бу вакытта олы абыйлары Илдарга бары 35 яшь була.
– Илдар абый һәм аның хатыны Венера апа безне үз канаты астына алды. Туры юл күрсәтеп, тәрбияләп үстерделәр. Һәм бүгенге көнгә кадәр бер гаилә булып яшибез. Һәрберебезнең үз гаиләсе, шулай да алар безне туган авылыбызда көтеп тора, колач җәеп каршы ала. Әти-әни урынына калган туганнарыбызга чиксез рәхмәтлебез, – дип сөйли Альбина ханым.
Татар Танае мәктәбен тәмамлаган кыз Яшел Үзән медицина училищесына укырга керә. Фельдшер һөнәрен үзләштергән яшь белгеч хезмәт юлын бала тудыру йортында акушер буларак башлый. Биш ел биредә эшли, аннан Горький исемендәге заводның медицина частенә күчә һәм менә 36 елдан артык ул үз һөнәренә тугры.
Яшел Үзән егете Марат белән гаилә корып, менә дигән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Иренең әти- әнисен Альбина ханым бары тик хөрмәт хисләре белән генә искә ала, аеруча балаларны үстерешергә ярдәм иткән Флюра апасына ул бүгенге көнгә кадәр рәхмәтле. Һәм ике улы да мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары белем ала. Олысы хәрби юнәлешне сайлый. Әңгәмәбезнең нәкъ менә шушы урынына җиткәч кенә Альбина ханымның йөзе үзгәреп, тамагына төер тыгылды. Әйе, бу дөньяда берәүнең дә күңеле буш түгел шул. Язмабыз героеның да улының сәламәтлеге өчен кайгырып яшәгән көннәре икән. Иң әүвәл ул бу хакта сөйләшергә теләмәде... Ә нәрсәсен яшереп торырга, батыр якташыбыз турында башкалар да белергә тиеш!

– Мин йөрәгем белән улым янында. Бу җәйдә өйләнергә тиешләр иде. Инде берничә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кеше ул, бүләкләре дә бихисап. Бу юлы Украинада махсус хәрби операция вакытында җитди җәрәхәтләнде. Аякларын табиблар саклап кал
дылар, әлегә йөри алмый. Тугрылык, мәхәббәт авыр вакытта сынала диләр, булачак киленебез хәзер улыбыз янында госпитальдә. Иң мөһиме улым безгә: «Әни, мин синең яныңа ике аягымда кайтам!» – диде. Ышанабыз, түземсезлек белән көтәбез! – дип сөйли Альбина ханым күз яшьләрен яшереп.

Әйе, бик авыр вакытлары, кешегә сөйләп кенә аңлата торган түгел, әти- әни өчен бала хәсрәтеннән дә зуррак кайгы юктыр ул. Бүген Мусиннар гаиләсенең менә шулай язмыш сынауларын сабырлык белән генә үтүләре.
Язмабыз герое белән аның һөнәре турында сөйләшә башлауга, ул бөтенләй үзгәреп, ачылып ук китә. Яратып эшләве әллә кайдан күренеп тора. «Бервакытта да шушы һөнәрне сайлавыма үкенгәнем булмады. Үземне бик бәхетле кеше дип саныймын. Чөнки юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Гомер буе минем өчен эшем беренче урында булды. Җитәкчеләремә, коллегаларыма, авыр минутларымда мине ташламаган Марина Демешевага, Клара Борисовага, Елена Тверсковага чиксез рәхмәтлемен», – ди ул.
Коронавирус дигән зәхмәт авыру Альбина ханымны да читләтеп үтми. Бик каты чирли, йөри алмас дәрәҗәгә килә, үпкәләренең 80 проценты зарарланган була! Тик нинди генә авыр чакларында да ул үз-үзенә: «Үлмим, яшим!» – диеп сүз бирә. Дәваханәдән өйгә кайтып телефонын кабызгач, аннан тернәкләнеп эшкә чык кач та, күпме кешенең хәлен белүен күреп, изге теләкләрен укып, ишетеп, таң кала. Хәтта бер белмәгән кешеләр дә килеп чәчәкләр бүләк итә. Менә шулай, кемгәдер кирәкле булуыңны тою – үзе бер бәхет.
– Барыбыз да белгәнебезчә, бу авыру беркая да китмәде. Шуңа да саклану чараларын күрсәк иде: прививка ясатыйк, медицина учреждениеләрендә битлекләр киик һәм өлкән яшьтәге якыннарыбызга ярдәм итик. Ходай, сак ланганны саклармын, дигән бит, – дип Альбина Мусина үз киңәшләрен дә бирде.
Тормышгел актан гына тормый. Бүген ул сине сыный икән, иртәгә сабырлыгың өчен бүләген дә алырга насыйп булсын иде. Мусиннар гаиләсенә дә киләчәктә балалар, оныклар рәхәтен күреп, бүгенгедәй туганнар бе лән аралашып, хезмәтләреннән тәм табып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев