Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең «Дельфин» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Бөтенроссия ярышларында катнашты

«Дельфин» 5нче спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Яшел Үзән районын «Россия пенсионерларының lX Спартакиадасы» Бөтенроссия ярышларында тәкъдир итте.

5нче спорт мәктәбе тренеры – Баһаветдинова Фәнзилә Исхак кызы Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Россия пенсионерларының lX Спартакиадасы» Бөтенроссия ярышларында катнашты.

Нәтиҗәләр буенча Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында 11 урынны яулады. Катнаш эстафетада һәм ГТО тапшыруда – 6 урынны.

Шәхси беренчелектә безнең спортчылар йөзү буенча – 2, ГТО буенча – 3, ату буенча – 8 һәм шахмат буенча 15 урын алды.

Котлыйбыз! 

Спартакиада «Демография» милли проекты, «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында уза. Аны уздыру илдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның бердәм системасының бер өлеше булып тора.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев