1нче апрельдән Татарстан Республикасы чикләрендәге урман фонды җирләре территориясендә янгын куркынычы сезоны ачылды.
Яшел Үзән районы территориясендә урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә ныклы контроль алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, урманнарда:
- чүп-чар калдыру, яндыру яисә коры үлән яндыру;
- янгын куркынычы янаган чорда һәм җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;
- сүндерелмәгән шырпыларны һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;
- төзек булмаган транспорттан, искра бирүдән файдалану;
- пиротехника куллану катгый тыела.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 30 мең, вазыйфаи затларга – 50 мең, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Нет комментариев