Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр төлкеләрне шәһәр территориясендә еш очрата башлады

Мондый очракларда нәрсә эшләргә?

Яшел Үзәннең баш ветеринар табибы Физзәт Фәхретдинов җавап бирә:

— Беренче чиратта хайван янына килмәскә, ашатмаска һәм мөстәкыйль рәвештә куркытырга тырышмаска кирәк. Әгәр дә сез төлке күрсәгез, аның котыру авыруы булырга мөмкин, тиз арада ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, ноябрь аенда районда кыргый хайваннарның котыру авыруларын бетерү буенча масштаблы эшләр башкарылды, аерым алганда, торак пунктлар янындагы урманнарда дарулар белән брикетлар таратылды. Ветеринария хезмәткәрләре, биоресурслар комитеты белгечләре белән берлектә, мондый эшләрне ел саен көз һәм яз айларында башкара.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Әгәр сез торак пункт территориясендә кыргый хайван күрсәгез, ветеринария хезмәтенә 8(84371)6-68-21, 8(84371)6-68-22 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев