Яшел үзәнлеләр «Безнең заман герое» республика премиясе лауреатлары исеменә лаек булды
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр «Безнең заман герое» республика премиясе лауреатлары исеменә лаек булды

Казанда «Безнең заман герое» республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Рунар Русинов, 10нчы гимназия укучысы Вилдан Сәлахов һәм Елизаровлар гаиләсе бүләкләнде.

Рунар җәйге каникуллар вакытында батучы ике яшьлек кызны коткара. Ул атасы – Яшел Үзән янгын сүндерү частендә коткаручы булып эшләүче Алексей Русиновтан үрнәк ала.

Вильдан, батучы хатын-кызны күреп, суга ташлана һәм аны коры җиргә алып чыга. Егет аңа беренче медицина ярдәме күрсәтә һәм йөрәгенә массаж ясый.

Евгений һәм Екатерина Елизаровлар гаиләсе 13 бала тәрбияли. Алар – бердәм, тату гаилә үрнәге.

Горурланабыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев