Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән егете Зөлфәт Гәрәев БРИКС уеннарында Россиянең яңа рекордын куйды

Ул 2024 елның гыйнварында билгеләнгән рекордны ике килограммга узып китте.

Авыр атлетика буенча ярышларда 73 кг га кадәр авырлык категориясендә ул беренче урынны яулап кына калмады, ә 156 кг авырлыктагы штанга күтәреп 180 кг этеп, Россиянең яңа рекордын да куйды. Аның гомуми нәтиҗәсе 336 кг тәшкил иткән, ул 2024 елның гыйнварында билгеләнгән рекордны ике килограммга узып китте.

Безнең шәһәрдән уенга бик күп җанатарлар барды, алар арасында ушу буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Артём Белов та бар иде. Ватандашларыбыз ярышларны оештыру һәм уздыру дәрәҗәсенә сокланды. Уеннарны ачу тантанасында безнең команда үзенең күрсәтмә чыгышы белән таң калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев