Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле интернетта тиз һәм җиңел акча эшли алмаган

Дежур частька Зеленодольскида яшәүче 24 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән.

Егет полиция хезмәткәрләренә мессенджерда аңа өстәмә эш тәкъдим ителгәнен сөйли. «Җиңел акча» эшләү өчен аңа кунакханә сайтында «лайклар» куярга кирәк булган. Аны бу тәкъдим кызыксындыра һәм ул тест биремен үтәргә карар итә, моның өчен аңа 500 сум акча күчерелә. Аннары яшел үзәнлене мессенджердагы эшче төркемгә өстиләр, яңа «менеджер» белән таныштыралар, ул аңа акча күчерергә һәм алга таба инструкцияләр бирергә тиеш була.

Җирле кеше акча кертә һәм кунакханәләргә лайклар куя, һәр тапкыр сумманы арттыра, шулай итеп 100 мең сумга җитә.

Ир-ат алдаудан шикләнеп, җыелган акчаны счетыннан алырга теләгән, ләкин ул берничек тә уңышлы булмаган. Менеджер техник ярдәмгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, анда аңа тагын 150 мең сумга счетны тулыландырырга кушалар. Бу хакта яшь кеше менеджерга хәбәр итә һәм мондый акчасы булмавын аңлата. Әмма менеджер аны 100 мең сум табарга күндерә, ә 50 мең сумны ул үзе бурычка бирәчәк икән. Шуннан соң аңа тагын берничә биремне үтәргә һәм счетны 400 мең сумга тулыландырырга кушалар. Һәм шунда ул аларның мошенниклар икәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖК 159нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев