Әлеге акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган һәм Россия Федерациясенең һәр субъектында үткәреләчәк.
Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» Дәүләт программасы кысаларында Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык 2024 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр «Зур этнографик диктант» IX Халыкара агарту акциясен үткәрә.
Диктантны Онлайн форматта – www.miretno.ru сайтында, Офлайн – «ТР ЗМР 3нче гимназиясе» ГБМБУдә (Яшел Үзән шәһәре, Космонавтлар урамы, 13нче йорт) язарга мөмкин.
Акциядә катнашырга теләүчеләр 2024 елның 1нче ноябрендә 3нче гимназиягә сәгать 10.00гә килергә тиеш.
Нет комментариев