Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә улы 40 яшьлек анасын кыйнаган

9 – 15 сентябрьдә ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре 933 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 569ы – шәһәрдә, 364е районда булган. 371 кешене госпитализацияләгәннәр: 258е – шәһәрдән, 113е районнан.

Лиственная урамында улы кыйнаудан баш мие селкенгән 40 яшьлек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Зур Завод урамында кыйналу нәтиҗәсендә баш мие җәрәхәтләнгән, геморрагик шок хәлендә булган 39 яшьлек ир янына медицина хезмәткәрләре чакыртылган. Зыян күрүче ашыгыч ярдәм машинасында, хастаханәгә барып җиткәнче үк, алган җәрәхәтләреннән үлгән.

Осиновоның Садовая урамында билгесез затлар кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 29 яшьлек иргә ярдәм күрсәтелгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Паратская урамында күршесе күкрәгенә пычак кадаган 49 яшьлек иргә медицина ярдәме таләп ителгән. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев