Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2024 елның 7 ае эчендә, наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр белән агуланып, 5 үлем очрагы теркәлгән.

- 1 июльгә булган мәгълүматларга караганда, районда 1128 кеше наркология хисабында тора, шул исәптән «наркомания» диагнозы белән - 664, - дип хәбәр итте статистика буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча баш оператив вәкиле Гүзәлия Кадырмятова.

- Үсеп килүче буынның сәламәтлеге – безнең уртак кайгыртуыбыз. Районда мәгариф һәм ял итү учреждениеләрендә актив профилактика эшләре алып барыла. Массакүләм мәгълүмат чараларында күп материаллар чыга. Бөтен юнәлешләр буенча бергәләп наркотикларга каршы көрәштә максималь нәтиҗәләргә ирешү өчен без барысын да эшләргә тиеш, – дип билгеләде ЗМР башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин.

Хәзерге заман җинаятьчеләре интернет һәм мобиль җайланмаларны актив куллана, бу җинаятьләрне ачуны һәм дәлилләр табуны катлауландыра.

Агымдагы елның 8 ае эчендә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 86 җинаять теркәлгән, шуларның 65 – сату, 21 – наркотикларны саклау буенча.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев