Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшел Үзәндә күчмә флюорограф эшли башлады

Ул пациентларны 11 марттан 28 мартка кадәр Заикин урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан 4нче поликлиника янында кабул итәчәк.

Эш графигы: дүшәмбе-җомга 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Флюорографияне поликлиникага беркетелгән кешеләр үтә ала. Үзегез белән паспорт һәм медицина полисы алырга кирәк. Алдан язылу таләп ителми.

Флюорография – үпкә авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә торган диагностик метод. Аны елына бер тапкыр унбиш яшьтән өлкәнрәк булган һәр кешегә үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев