Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче хатын-кызлар, инвестицияләр белән зур акча эшләргә теләп, 3 миллион сумга алданган

Уйлап карасаң, миллионнар аферистлар кесәсенә шома гына итеп кереп тә утырган. Алар артык тир түкмәгәннәр дә. Бары беркатлыларны ышандырырга гына туры килгән.

21 яшьлек җирле хатын-кызга социаль челтәр аша финанс грамоталылыгына өйрәнергә тәкъдим иткәннәр. Инвестицияләргә өйрәнгәч, ул брокерлык счетына акча кертә башлый. Кызның үз акчасы булмаганлыктан, банктан берничә кредит алырга була.

Нәтиҗәдә, аның кредитка алган суммасы 1,3 миллионга җитә. Кредит оешмалары бу акчаларны аңа ничек биргәннәрдер, анысы әлегә билгесез.

Гариза бирүче үзе эшләп тапкан акчаларын чыгарырга карар кылгач, ялган брокер сайтның эшләмәвен аңлата һәм алга таба инвестицияләүне дәвам итәргә кирәклеген тәкъдим итә. Әмма кыз шунда гына мошенниклар белән элемтәгә керүен аңлый һәм аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә генә кала.

Васильевода яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз да шундый ук юл белән җиңел акча эшләргә теләгән. Нәтиҗәдә, аңа да шактый гына суммада – 1,7 миллионны үзенә кертергә туры килгән. Бу очракта да брокерлар аферистлар була. Моннан чыгып, бушлай сыр тәбәдә генә дип, әйтми дә булмый инде. Әлеге зыян күрүче дә полициягә килеп гариза язарга мәҗбүр була. Эчке эшләр бүлегендә аның мөрәҗәгатенә карап, «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев