Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә фатир басканнар

02 Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән.

Шуларның 24е – шәһәрдә, 11е районда булган. 16 җинаять ачылган. 15е – «кайнар эздән». 6 талау, 12 урлау, 11 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак теркәлгән.

Гоголь урамында 33 яшьлек яшел үзәнленең 4750 сум акчасы, банк карталары, документлары салынган сумкасы таланган. Моны Карамалы Тауда яшәүче, беркайда да эшләмәүче , элек хөкемдә булган 24 яшьлек ир кылган.


Яшел Үзәндә яшәүче 63 яшьлек хатын-кыз хәбәр итүенчә, аның фатирына кереп, телефонын, акча янчыгын, банк карталарын урлап чыкканнар, барлыгы 67600 сумлык зыян китерелгән. Әлеге очрак буенча Апас районында теркәлгән, элек хөкемдә булган 33 яшьлек ир шик астына алынган.


65 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез кеше шалтыратып, элемтә операторы белән килешүне озайту тәкъдиме белән, аның 2 банк картасыннан 124 мең сум акчасын алган.


Дубровка бистәсендә яшәүче 62 яшьлек хатын-кыз да билгесез шалтыратучылар тәкъдименә ышанган. Бу очракта банк картасыннан санкцияләнмәгән акча алуны туктатырга кирәк дип алдаганнар. Нәтиҗәдә, бу ханымның картасыннан 2983500 сум акчасы юкка чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев