Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә этләр белән шөгыльләнү һәм уйнау өчен мәйданчык ачылды

Мирный микрорайонының Алтынов скверында гүзәл граффитилар белән бизәлгән «Хвостопарк» этләр мәйданчыгы ачылды.

«Хвостопарк» – Яшел Үзән районында яшәүчеләр, администрация һәм Татарстан шәһәрләрен үстерү институты «Дог-френдли Татарстан» проектының уртак инициативасы.

Объектның мондый формаль булмаган исеме болай гына сайланмаган. Мәйданчык тирәсендәге территория гаражлардан тора һәм төрле токымлы этләр сурәтләнгән граффитилар белән бизәлгән.

Биредә бүген «Дог-френдли Татарстан» проектының менеджеры Лиза Чубакова балалар өчен «Синең этең» дип аталган лекция үткәрде, этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Люция Фәйзи амуниция турында сөйләде.

Койрыклы дустыгыз булса, «Хвостопарк» мәйданчыгына рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев