Яшел Үзәндә булачак әниләр өчен кызыклы чара оештыралар
Яшәеш

Яшел Үзәндә булачак әниләр өчен кызыклы чара оештыралар

Шәһәребезнең Әниләр мәктәбендә (Школа матерей) чираттагы чара узачак.

Яшь һәм булачак әниләр өчен алдагы дәреснең темасы "Бала имезү". Чарада катнашучылар неонатолог-табиб Ксения Аджигитованың кыйммәтле киңәшләрен алачак.

Дата: 22 октябрь.

Вакыты: 13.00.

Үткәрелү урыны: 1нче шәһәр балалар поликлиникасы. Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 10.

Укулар һәр сишәмбе саен үткәрелә.

Әниләр мәктәбе – яшь әниләр өчен бала тәрбияләү буенча тәҗрибәле белгечләр, неонатолог һәм педиатрлар белән берлектә җаваплар табу өчен уникаль мөмкинлек.


Нет комментариев