Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә бөек шагыйрь А.С. Пушкинга багышланган күргәзмә эшли башлады

14 октябрьдән «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбе»нең күргәзмә залында Казан шәһәре сәнгать мәктәпләре укучыларының А.С.Пушкинга багышланган иҗаты белән танышырга була.

2024 ел зур юбилей билгесе астында уза – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел. 

Экспозициядә төрле стильләрдә һәм юнәлешләрдә 40тан артык балалар эше тәкъдим ителгән: рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать. Тематиканың төрлелеге дә таң калдыра: биредә Пушкинның «Пиковая дама», «Дубровский», «Повести Белкина», «Евгений Онегин» шигырьләренә һәм әсәрләренә иллюстрацияләр һәм шагыйрь тормышының иң якты мизгелләрен сурәтләгән рәсем сәнгате әсәрләре урнаштырылган. Шулар арасында шагыйрьнең Захаровта уздырган балачагына кагылышлы әсәрләр игътибарга лаек. Ә иң популяр темалар: Пушкин әкиятләре, Пушкинның балачагы һәм яшүсмерлек чоры, Пушкин һәм няня, Пушкин-лицеист, шагыйрь иҗатында пейзаж булды.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев