Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 8 яшьлек малайга бомж һөҗүм иткән

Эчке эшләр бүлегендә 35 җинаять теркәлгән.

Шуларның 23е – шәһәрдә, 12се районда булган. 14 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 2 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 талау, 16 урлау, 11 мошенниклык булган.

Шәһәрдә клуб янында 20-25 яшьләр тирәсендәге ир, конфликт чыгу нәтиҗәсендә, 27 яшьлек ирнең корсагына ике тапкыр пычак кадаган. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр. Ачыкланганча, моны Новопольский бистәсендә яшәүче 23 яшьлек ир кылган.

Гагарин урамындагы кибет янында 8 яшьлек малайның 1500 сум акчасы талап алынган. Әлеге очрак буенча 57 яшьлек бомж шик астына алынган.

Билгесез зат, Карамалы Тауда яшәүче 55 яшьлек ирнең, мошенниклык гамәлләрен юкка чыгару кирәклеген тәкъдим итеп, 1310000 сум акчасын урлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев