Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 70 яшьлек ир суд каршына басачак

Исереккә диңгез тубыктан, дип юкка әйтмиләр...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Питрәч районында яшәүче 70 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслаган. Ул РФ ҖКның 318нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаеп­ләнә (үз вазифаларын үтәүче тәртип сакчысына карата көч куллану).

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның мартында гаепләнүче ир, җәмәгать урынында исерек хәлдә тәртип бозган, тирә-юньдәгеләргә нык комачаулаган. Ул Росгвардия хезмәткәренең законлы таләбенә каршылык күрсәтеп, тәртип бозуын дәвам иткән, «бәйдән» ычкынып, хокук сакчысының кулына һәм күкрәгенә суккан. Нәтиҗәдә, әлеге ирнең хокуксыз гамәлләре белән Росгвардия хезмәткәренә физик һәм әхлакый зыян китерелә. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, кылган эшенә үкенә. Ир-атка читкә чыгып китмәү рәвешендә сак чарасы сайлана.

Әлеге җинаять эше Яшел Үзән шәһәр судына карау өчен җибәрелде, – дип аңлатма бирә шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Лиана Щербакова.

Исереккә диңгез тубыктан, дип юкка әйтмиләр. Бу иргә дә үз-үзен контрольдә тота белмәгәч, салмыш хәлдә җәмәгать урынында йөрүдән тыелырга кирәк булган. Ул чит шәһәргә килеп, теләсә-нәрсә эшләп була дип уйлагандыр инде. Закон кайда да бер. Ә инде вазифаи затка кул күтәргән өчен аңа икеләтә тәртиптә җавап бирергә туры килер. Анысын суд хәл итәчәк.

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев