«Яшел Үзән халкына аптырыйм да инде...»
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Концерт-театрларга еш йөргәч, гел бер картина күзгә ташлана. Ахырдан тамашачы чараның беткәнен көтмичә, кием-салымны алырга дип, дәррәү кубып гардеробка ашыга. Шулай итеп, залда утырган акыллы, тәртипле кешеләр, бер минутта үзгәрә дә куя. Бик ямьсез, куркыныч күренеш... Бу очракта бер генә котылу чарасы бар. Ачыктан-ачык камерага төшерергә кирәк. Читтән генә ни кыланганнарын үзләре дә карасын иде. 10-15 минут чиратта торганнан ни үзгәрә икән соң? Шуңа аптырыйм да инде.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев