Яшел Үзән урамнарында кайчан тәртип урнашыр икән?!
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Социаль челтәрдә шәһәрдәге юк-бар киосклар белән көрәшергә исәплиләр икән, дип укыдым. Шәп фикер, тормышка ашыра калсалар, бик әйбәт булыр, урамнарда тәртип урнашыр иде дип уйлыйм. Ул Мирныйны гына карагыз инде, базар буп-буш, ә каршындагы кибет тирәсеннән узып булмый, бөтен урамны басып алдылар. Бернинди цивилизация юк. Шәһәрнең үзәгендә дә шул ук хәл. Бу мәсьәлә уңай якка хәл ителер дип уйлыйм.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев