Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары «Сәләт» клублары семинарында булды

Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Сәләт» яшьләр үзәге һәм республикабыз яшьләр «Сәләт» иҗтимагый фонды ярдәмендә ел саен ТР, РФ регионнарының интеллектуаль сәләтле балалары һәм талантлы яшьләре өчен проектлар гамәлгә ашырыла.

Ел саен Татарстан Республикасының уку йортлары базасында «Сәләт» берләшмәсе, максатлары сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү булган «Сәләт» төбәк клублары эшчәнлеген хуплый.


Агымдагы елда «Сәләт» клубы президенты итеп сайланган Данис Мөхәммәтҗанов сентябрьдә «Сәләт» региональ клубларында кунакта булды һәм аларның эшчәнлеге белән танышты. Ул шулай ук Яшел Үзән районы мәктәпләре «Сәләт» клуб ларында булды.
6-9 октябрьдә «Сәләт» клубларының уртак эшен оештыру өчен «Сәләт» региональ клубларының XVI гамәли семинары үткәрелде. Семинар барышында клублар эшчәнлеген стратегик планлаштыру һәм нәтиҗәле алып бару буенча белем бирү программасы каралган иде.


Сәләт клублары өчен XVI гамәли уку-укыту семинары тәмамланды. Сәләтлеләр узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә клубларның юл картасын төзеде. Шәхси үсеш, команданы берләштерү юллары, яңа чаралар уйлап табуга багышланган остаханәләрдә дә катнаштылар. Социаль челтәрләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар.
Семинарда актив катнашкан клубларга рәсми рәвештә теркәлүне раслау чы таныклыклар да тапшырылды.
Алда клубларның эше урыннарда дәвам итәчәк.


Яшел Үзән районында бу уку елында мәктәпләрдә түбәндәге «Сәләт» класслары ачылды:
5 нче гимназия дә – җитәкчеләре Тәнзи лә Нәҗипова, Гөлфия Бикчәнтәева;
Әйшә урта мәктәбендә – җитәкчесе Гөлинә Хәмәтҗанова;
 Норлат урта мәктәбендә – җитәкчесе Фәридә Гыйләҗева;
 3нче номерлы Василь ево урта мәктәбендә – җитәкчесе Гөлнара Җәббарова.
Укучыларның эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев