Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән «Сәләт» Клублары «Сәләт» йортында семинарда

Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды «Сәләт» ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе регионнарының интелектуаль сәләтле балалары һәм талантлы яшьләре өчен проектлар гамәлгә ашырыла.

Ел саен Татарстан Республикасы уку йортлары базасында «Сәләт» берләшмәсе «Сәләт» региональ клубларының эшчәнлеген хуплый, аларның максаты сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү.


Агымдагы елда «Сәләт» клубы президенты итеп сайланган Данис Мөхәммәтҗанов сентябрьдә «Сәләт» региональ клубларында кунакта булды һәм аларның эшчәнлеге белән танышты. Ул шулай ук Яшел Үзән районы мәктәпләре «Сәләт» клубларында булды.
 2022 елның 6-9 октябрендә «Сәләт» клубларының уртак эшен оештыру өчен «Сәләт» региональ клубларының XVI гамәли семинары үткәрелде. Семинар барышында клублар эшчәнлеген стратегик планлаштыру һәм нәтиҗәле алып бару буенча белем бирү программасы каралган иде.
Сәләт Клублары өчен XVI гамәли уку-укыту семинары тәмамланды. Сәлкешләр узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләчәккә клубларының юл картасын төзеде. Шәхси үсеш, команданы берләштерү юллары, яңа чаралар уйлап табуга багышланган остаханәләрдә дә катнаштылар. Социаль челтәрләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыттылар.


Семинарда актив катнашкан клубларга рәсми рәвештә теркәлүне раслаучы таныклыклар да тапшырылды.
Алда клубларның эше урыннарда дәвам итәчәк.
Яшел Үзән районында бу уку елында мәктәпләрдә «Сәләт» класслары ачылды:
-    ТР Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясе, җитәкчеләре Нәҗипова Тәнзилә Марс кызы, Бикчәнтәева Гөлфия Рәшит кызы;
-    ТР Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбе, җитәкчесе Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы;
-    ТР Яшел Үзән районы Норлат урта мәктәбе, җитәкчесе Гыйләҗева Фәридә Гомәр кызы;
-    ТР Яшел Үзән муниципаль районы 3 нче Васильево урта мәктәбе, җитәкчесе Җәббарова Гөлнара Фәннур кызы.
Яңа төзелгән «Сәләт» классларын шефлыкка безнең «Сәләт «клублары ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев