Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә референдум уза

Референдум - тормыш өчен һәм үлемгә каршы.

Донецк, Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләреннән азат ителүчеләр өчен 23еннән 27 сентябрьгә кадәр Россия Федерация составына керү буенча референдумнар бара.

Бу чара безнең ватандашларыбызга карата Украина һәм НАТО илләре тарафыннан алып барылган террор шартларында билгеләнгән кирәкле карар булды. Бу безнең тарихи киләчәгебез өчен көрәштә борылыш вакыты. Барлык төбәкләрдә тавыш бирү бер үк вакытта узачак һәм биш көн - 23-27 сентябрьдә дәвам итәчәк.

Бу биш көннең дүртесендә тавыш бирү яшәү урыны буенча һәм җәмәгать урыннарында, ягъни сайлау участокларыннан тыш үткәреләчәк. Тагын бер көне - 27 сентябрьдә гадәти режимда, ягъни участокта тавыш бирәчәкләр.

- Халыкларның үзбилгеләнү хокукы Берләшкән Милләтләр оешмасының кеше хокуклары буенча уставында төгәл язылган. Шуңа да бүген Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Украина өлкәләрендә булган хәлләр бу территория һәм Россия өчен тарихи вакыйга. Менә бүген әлеге територияләрдә яшәүчеләр үз позициясен күрсәтер өчен референдумга килә. Донецк, Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләреннән азат ителүчеләр Россия Федерациясе составына кереп, иртәгә бөтенләй икенче тормыш башлануына өметләнә. Алар, чынлап та, ирекле тормышта яшәячәк, үз туган телләрендә сөйләшәчәк. Ә тавыш бирү гадел булачак, чөнки участоклар эше ныклы күзәтү астында. Мин аларның апрель аенда безгә килүләрен күрдем, югалып калганнар иде. Россиягә балалар белән бер әйберсез булышырлар, ярдәм итәрләр, гомерләрен саклап калырлар дип өметләнеп килделәр. Һәм һәркем дә бу тормышта ирекле яшәргә хокуклы, - дип фикерен җиткердеТатарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре территорияләреннән китәргә мәҗбүр булган барлык гражданнарның сайлау участокларында тавыш бирү мөмкинлеге бар. Татарстан Республикасы территориясендә сайлау участоклары эше халыкара хокук нормаларына тулысынча туры китереп оештырылган.

 

Референдум бүген Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә дә башланды. Һәм анда катнашырга теләүчеләр “Васильевский” шифаханәсенә килә. Референдум тыныч уза, ыгы-зыгы юк, һәр җирдә тәртип дияр идем. 52 кеше тавыш бирә - алар "Васильевский" шифаханәсендә яшәүчеләр. Өч сайлау участогы бар.

Бүген Васильево бистәсендә якынча 80ләп кеше референдумда катнашырга мөмкин.

-Бу безнең өчен бик мөһим вакыйга, дулкынланабыз, әлбәттә! Киләчәк тормышыбызның якты, тыныч, имин булуына өметләнәбез. Балаларыбызны куркып түгел, ә тыныч күңел белән үстерәсебез, укытасыбыз, кеше итәсебез килә. Референдум - тормыш өчен һәм үлемгә каршы уздырылучы чара! - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты сайлаучының берсе. "Васильево" шифаханәсендә бүген үзенә күрә бер бәйрәм рухы хөкем сөрә дияр идем. Тавыш бирүчеләр барысы да тыныч һәм бу чараның киләчәк тормышлары өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуларын аңлыйлар. -Без, халык үз ихтыярын белдерү, референдумнар уздыру өчен имин шартлар тудырабыз. Бүген биредә барысы да оешкан төстә бара. Бернинди шау-шу юк. Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан кайтырга мәҗбүр булганнар бүген үз фикерен җиткерә, – дип белдерде Зеленодольск район башлыгының беренче урынбасары Николай Бызин.

Инде алдан хәбәр иткәнчә, референдум биш көн дәвамында барачак. Ниндидер сәбәпләр аркасында катнаша алмаучылар өчен алдагы көннәрдә үз ихтыярларын белдерү өчен мөмкинлек тудырылачак.

Алия Гаязова. "Яшел Үзән"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев