Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында коточкыч фаҗига

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәтенә 897 чакыру килгән.

Шуларның 536сы –шәһәрдән, 361е районнан булган. 303 кешене госпитализацияләгәннәр: 226сы – шәһәрдән, 77се – районнан.


Яңа Турадагы Технополисның бүлү үзәгендә погрузчик тырмасы эшчене – 29 яшьлек ирне җәрәхәтләгән. Аны травматологиягә китергәннәр.


Декабристлар урамында ботын эт тешләгән 40 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүчене медиклар травматологиягә алып килгән.


Осиновоның Садовая урамында 9нчы каттан егылып төшеп, күп санлы җәрәхәтләр алган 30 яшьлек ир янына чакыру алынган. Ашыгыч ярдәм килеп җитүгә ир алган җәрәхәтләреннән үлгән.


Медикларны, Васильевода туганы кулбашына пычак кадап җәрәхәтләгән, 37 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүче хастаханәгә китерелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев