Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында һәлак булган сугышчы хөрмәтенә мемориаль такта куелды

Бело-Безводное авылында 2022 елның 6 мартында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Дмитрий Софронов укыган мәктәп диварына мемориаль такта урнаштыруга багышланган тантаналы митинг узды.

Аңа махсус хәрби операция зонасына барганда 45 яшь була.

Чарада Раифа авыл җирлеге башлыгы Илсур Нуриев, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Краснобаев, Яшел Үзән хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Дмитрийның әнисе Наталья Николаевна, абыйсы Николай катнашты.

Дмитрийның кече абыйсы Михаил бүген махсус хәрби операциядә катнаша.

- Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Дмитрий Павловичның туганнары һәм якыннарының тагын бер тапкыр кайгысын уртаклашабыз. Безнең егетләр илебезнең иминлеген саклап калу өчен барысын да эшли, алар үрнәгендә без үсеп килүче буынны тәрбияләячәкбез! - диде Евгений Краснобаев.

Софронов Дмитрий Павлович гвардия полковнигы, Дагестанда, Чечняда хезмәт итә, МХОда катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев