Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 2023 елда яңа инвестицион проектлар барлыкка киләчәк

Район Башкарма комитетында муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендә инвестицион сәгать утырышы булды.

Инвесторлар үз проектлары белән чыгыш ясадылар.


Руслан Мавлянов ("Альфа Стафф" ДК) Ozon һәм Wildberries эре компанияләре хезмәткәрләрен вакытлыча урнаштыру максаты белән "Яшел Үзән" индустриаль паркы территориясендә 3 000 урынга кадәр кунакханәләр челтәрен төзү тәкъдиме белән чыкты.
«Энком» компаниясе директоры Лилия Ураскузина Красный Яр авылында 33 гектар мәйданда үсемлекләр питомнигы булдыру проектын тәкъдим итте. Биредә импортны алыштыру максатыннан яшелчә һәм җиләк культуралары үсентеләре үрчетү белән шөгыльләнү планлаштырыла. Питомник территориясендә туристлар агымын арттыру өчен өстәмә глэмпинг төзеләчәк.
Өстәмә рәвештә Бишнә авылында сәнәгать паркы төзү каралды.


Барлык проектлар да хупланды, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру 2023 елда планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев