Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 2-3нче дәрәҗәдә пешкән ир-ат хастаханәгә салынган

Янгын мәйданы якынча 48 квадрат метр тәшкил итә.

1 октябрь көнне якынча 01:39 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләргә Октябрьский бистәсендәге "Озон" бакчачылык ширкәтендә 1нче бүрәнәле торак йорт янганлыгы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын мәйданы якынча 48 квадрат метр тәшкил итә.

02:40 сәгатьтә янгын сүндерелә. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә 34 яшьлек ир-ат зыян күрә. Аның тәне 2-3 дәрәҗәдә пешә. Зыян күрүчене Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә илтәләр.

- Янгынның башлангыч сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау вакытында кагыйдә бозу, - дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.


Татарстан ГТХМ фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев