Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән манежында «Бердәм Россия» партиясенең «Спортта тормыш» җирле партия проекты һәм «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында футбол турниры узды.

Турнирда шәһәр мәктәпләреннән командалар катнашты. Уенны «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе һәм Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты Артур Камалиев оештырды.

Малайлар өйрәнгәннәрнең барысын да күрсәтте, турнир яшь спортчыларны киләчәк ярышларга яхшы әзерләүгә әверелде.

- Турнир Яшел Үзән районында спорт традицияләрен саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәт ял оештыру максатыннан үткәрелде, – дип уртаклашты «Бердәм Россия" партиясенең Яшь Гвардия җитәкчесе Евгений Семенов.

Ярышларда катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев