Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән юлларын ремонтлау буенча иң актуаль сорауларга җаваплар

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

Юлларны ремонтлау буенча күп кенә сораулар килә. Иң актуальләренә җавап бирәбез:

Быел Яшел Үзән шәһәрендә чокырларны ремонтлауның гомуми күләме 2000 кв.м, район буенча тагын 2350 кв. м тәшкил итәчәк.

Бүген Металлистлар, Привокзальная, Почтовая, Паратская урамнары буенча эшләр башкарыла, Карл Маркс урамындагы юл япмасы алыштырылачак - ремонт эшләре якын арада башланачак.

Муниципаль юл фонды программасы кысаларында Дуслык урамына асфальт салу, Серов, Лиственная, Мәскәү урамнары буенча юл участогын асфальтлау, Хәсәнов, Королев урамнары буенча яңа тротуар төзү, 14нче лицей һәм 2нче «Рябинушка» балалар бакчасы территориясендә юл участогын ремонтлау, Төзүчеләр проспекты урамында тукталыш янын ясау планлаштырыла.

Агымдагы елга планнарда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән программа кысаларында Бакый Урманче урамында тротуарлар, Сәйдәшев урамында (шәхси секторга кадәр), Жуковский урамында «Тарихи» мәчете ягына юл участогы төзү карала.

Шулай ук Комаров һәм Королев урамнары киселешендә диагональ җәяүлеләр үтүен төзү, Отрадная, Открытая, Украинская урамнары буенча (4нче мәктәп янында) йөрү өлешен ремонтлау планлаштырыла.

Шәһәрдә һәм районда чокырларны ремонтлау буенча урамнарның тулы исемлеге гражданнарның сорауларына һәм финанс лимитларына нигезләнеп билгеләнәчәк.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев