Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән имамы ислам фәннәре магистры исеменә лаек булды

Болгар ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының бишенче чыгарылышына дипломнар тапшыру тантанасы узды.

Быел Академиядән 21 магистр чыгарылды.

Диплом алучылар арасында Яшел Үзән "Җәмиг" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин да бар. Илдар хәзрәт Ш. Мәрҗанинең татар дин мирасы темасы буенча магистрлык квалификация эшен яклады.

Академия чыгарылыш укучылары үзләренең диссертацияләре өчен ислам хокуклары, Коръән фәннәре, ислам тарихы, хәдисләрне һәм дини мирасыбызны өйрәнү буенча аеруча актуаль мәсьәләләрне һәм проблемаларны сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев