Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән ике баскычка югары күтәрелгән

Бу атнада Зеленодольск муниципаль районы Советының XXXIII сессиясе һәм Зеленодольск шәһәре Советының дүртенче чакырылыш XXVIlI сессиясе узды.

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, депутатлар, район предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләре кат­нашты.

Сессия башланыр алдыннан, Яшел Үзәннән махсус хәрби операция зонасына 8 млн сумлык 25 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде. Яраланганнарны эвакуацияләү һәм боеприпаслар китерү өчен ике «УАЗ» автомобиле алгы сызыкка китәчәк. Лисичанск һәм Рубежноега төзелеш материаллары, азык-төлек, кием, мичләр китереләчәк.

– МХО сугышчыларына ярдәм итү – безнең эштә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2023 елда без 120 тонналы 24 гуманитар конвой җибәрдек. Ел башыннан бу инде икенчесе, – диде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Традиция буенча Горький исемендәге мәдәни үзәктә ра­йон башлыгының еллык хисап сессиясе алдыннан сәнәгать, җитештерү, авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәзмәсе оештырылды. 2023 елның «Иң яхшы инвестиция проекты» конкурсында Осиновоның Карпов исемендәге лицее укучылары Әдилә Гайнуллина, Алинә Хөснетдинова һәм Язилә Гәрәева сувенир продукциясе һәм милли колоритлы бизәнү әйберләре белән иң яхшылары булды. Ышанасызмы-юкмы, укучылар үз продукциясен маркетплейс аша сата, ә шушы көннәрдә беренче зур муниципаль заказ алганнар. Хисап сессиясендә катнашучыларның барысына да безнең кызлардан түшкә кадап кую өчен милли бизәк – брошь таратылды.

Яшел Үзән халык саны буенча республикада – бишенче, икътисади үсеш буенча 11нче урынны били. Һәм 2022 ел белән чагыштырганда, ике баскычка югары күтәрелгән. «Зеленодольск» сәнәгать паркында 21 резидент эшли, 18,5 меңнән артык эш урыны булдырылган. Маркетплейс­ларда үз продукциясен Татарстаннан 56 меңләп җитештерүчеләр һәм сатучылар халыкка җиткерә.

– Гомумән, без, моношәһәр буларак, аякка басабыз, халык та моны сизә. Югары хезмәт хакы булган яңа эш урыннары барлыкка килә. Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәгә җитәчәк. Бер эшсезгә 56 вакансия туры килә. Хезмәт хакы үсеше 130% һәм бүген бу 52 мең сум тәшкил итә, – дип сөйли район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында.

Ел саен районда 130 мең кв.м тирәсе торак файдалануга тапшырыла. Төзелештә 3 меңгә якын кеше эшли, хезмәт хакы 80 мең сум. Ташламалы торакка ихтыяҗ зур. 2024 елда 241 гаилә торак шартларын яхшыр­тачак, шуларның 77се яшь гаилә. Серго һәм Горький исемендәге завод хезмәткәрләре өчен 120 фатирлы ике йорт төзү планлаштырыла.

2024 елда капиталь ремонт ясау һәм объект­лар төзү өчен 3,5 млрд сум бүленгән. Бу – Осиновода Гыйматдинов исемендәге гимназиядә һәм мәдәният йортында капиталь ремонт, Васильевода 220 урынга балалар бакчасы һәм яшьләр үзәге төзү, яңартуны Олы Ачасырдагы мәдәният йорты һәм Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этног­рафия комплексы көтә. Мәктәпләрдәге ашханә блокларын ремонтлау һәм авылларда ФАП­лар төзү планлаштырыла. Ләкин Мирный мик­рорайонында балалар бакчасы төзелеше бик кискен проблема булып кала бирә. Әйе, уңышларыбыз белән беррәттән проблемаларыбыз да юк түгел, башлык аларның иң мөһимнәренә тукталды. Яшел Үзәндә ел саен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрендә авария теркәлә. Су челтәренең тузганлык дәрәҗәсе 67% тәшкил итә.

«Җирле аварияләрне без оператив рәвештә үз көчебез белән туктатабыз әле, тик рес­публика җитәкчелеге ярдәменнән башка масш­таблы өзеклекләрне җиңеп чыга алмаячакбыз», — диде мэр.

Башка проблемаларга килгәндә, Йошкар-Ола-Зеленодольск федераль трассасының 18нче чакрымын атарга булыр иде. Бу участокта юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә биш ел дәвамында ел саен уртача 4-5 кеше һәлак була.

«Юл тар, бормалы, югары трафиклы, юл-транспорт һәлакәтләре башлыча каршы як полосага чыгу сәбәпле килеп чыга, — дип аңлатты район башлыгы. – Бу участокта мобиль элемтәнең бөтенләй булмавы хәлне авырлаштыра. Кешеләр, кыйммәтле минутларын югалтып, коткаручыларны чакыра алмый». Бу юнәлештә чишелеш юллары эзләнә, тик әлегә төгәл карар юк.

Сессия ахырында Яшел Үзән үсешенә өлеш керткән райондашларыбызның лаеклы хезмәте бүләкләнде. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем 16нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Суфия Искәндәр кызы Гайсинага бирелде.


Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы дигән мактаулы исемгә «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖнең Яшел Үзән филиалы тракторчысы Кадыйров Шамил Нәҗип улы лаек булды.


Шулай ук дәрәҗәле бүләк­ләр Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин, Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин, Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина, Олы Ачасыр авыл җирлеге сәркатибе Әлфия Әбзалетдинова, Олы Шырдан авыл җирлеге сәркатибе Ирада Камалова һәм башкаларга тапшырылды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев