Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яше Үзәндә Идел аша боз кичүе ачылды

Кичә Яшел Үзәндә боз кичүе ачылды.

Автомобиль йөртүчеләр өчен хәрәкәт тәүлек әйләнәсе ачык булачак.

Боз калынлыгы 25-26 см га җитә, бу кичү буйлап хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә. Боз кичүе буенча 2,5 тоннага кадәр авырлыктагы җиңел автомобильләр генә йөреп булачак. Монда ике каршы як полоса оештырылган. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта кичүдә дежур торучылар эшли, алар шунда ук ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына 112 сигнал бирәчәкләр, ә алар килгәнче зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәчәкләр. Шулай ук кичү барлык кирәкле коткару чаралары белән җиһазландырылган.

«Кичү 60 км юлны кыскарта! Бу бик уңайлы, тиз. Узган елдагы кебек үкбәясен 250 сум калдырдык», - дип өстәде Илдар Насыйров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев