Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Янгынга каршы режим кертелде

Коры үләнгә, чүп-чарга ут кабуларны булдырмау һәм табигый янгыннар куркынычын киметү максатыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 22 апрельдән 12 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында 203нче номерлы карар кабул ителде.

Әлеге карар белән республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп яндыруга, шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ачык утта ризык әзерләүгә тулы тыю кертелә.

Калган торак пунктларда, бакчачылык участокларында янгынга каршы таләпләрне үтәгәндә ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителә.

Бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык 2 тапкыр арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев